erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

САФИН Дамир Нурый улын КОТЛЫЙБЫЗ!

20 марта 2020, 16:14

1367

0

0

САФИН Дамир Нурый улын КОТЛЫЙБЫЗ!

Гаиләбезнең иң газиз кешесе, кадерле әтиебез САФИН Дамир Нурый улын чын йөрәктән туган көне - 65 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле әтиебез, сиңа булган рәхмәтләребезне, теләкләребезне әйтеп бетерелек түгел. Син безгә үрнәк әти, яклаучы, саклаучы һәм нык терәк булдың. Сабыр да, кирәк чакта таләпчән да идең. Балаларыңа дөрес тәрбия бирдең, укыттың, кеше итеп,  ныклы тормыш юлына чыгардың. Рәхмәт сиңа!

Ару-талу белмәс әтиебез гомер буе халыкка игелекле хезмәт күрсәтте. Ул абруйлы, хөрмәткә ия табиб. Ак халатлы, ак күңелле әтиебезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын!

Әни белән тигезлектә, сәламәт булып яшәгез. Балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз өчен куанып гомер итегез. Киләчәктә балаларың һәм оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

Сиңа бәхетле, тыныч тормышта яшәвеңне теләп, барлык туганнарың, хатының Сәрия, улың Данил, киленең Алия, кызың Дилә, оныкларың Данис, Камил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X