Арск-Информ
  • Рус Тат
  • ШАКИРОВА Зәкия Касыйм кызын юбилее белән котлыйбыз!

    --, 10 гыйнвар 2020 - 11:12
    585
    0
    0

    Яңа Кырлай авылында яшәүче ШАКИРОВА Зәкия Касыйм кызын 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

    Кадерле әниебез, дәү әниебез!

    Син – тормышыбызның терәге, иң якын, олы җанлы, үтә дә кешелекле, ярдәмчел кешебез. Тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшеп, сабырлыгың, уңганлыгың белән үрнәк булып яшисең. Олыга да, кечегә дә игелекле, абруйлы киңәшче дә син. Без сиңа бик рәхмәтле. Алдагы гомер юлларыңны күңел тынычлыгы белән балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әти белән бер-берегезгә куаныч, терәк, сау-сәламәт булып бәхетле көннәрдә озак гомер итегез.

    Син булганга безнең тормыш ямьле,

    Син булганга җиңел көн итү.

    Насыйп булсын кадерлебез һәрчак

    Рәхмәт сүзен бездән ишетү.

    Сәламәт бул, гел куанып яшә,

    Бәхет кунсын күңел түреңә.

    Барыбызга канат, терәк булып,

    Талмый атла гомер үренә.

    Иң изге теләкләр белән кызың, киявең, улларың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: