Арск-Информ
  • Рус Тат
  • СОЛТАНОВА Нәкыя Шәкүр кызын КОТЛЫЙБЫЗ!

    --, 22 июнь 2020 - 16:21
    322
    0
    0

    22 июньдә Арча шәһәрендә гомер итүче СОЛТАНОВА Нәкыя Шәкүр кызына 90 яшь тулды.

    Иң яраткан, иң кадерле кешебез – әниебез, дәү әниебез! Сине чын күңелебездән зур юбилеең белән тәбрик итәбез. Без, балаларың, оныкларың һәм оныкчыкларың өчен яныбызда син булу – олы бәхет. Күптән үсеп җитеп, үзебез әти-әни булсак та, әле һаман синең күңел җылыңа, назыңа, төпле киңәшләреңә мохтаҗбыз.

    Безне сөендереп, тагы бик күп еллар яшәргә язсын сиңа, әни! Ходай ныклы сәламәтлек бирсен!

    Сиңа барысы өчен дә зур рәхмәт!

    Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең,

    кызларың-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: