erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ВӘЛИЕВА Розалия Рәүф кызын КОТЛЫЙБЫЗ!

07 февраля 2020, 10:40

1778

0

1

ВӘЛИЕВА Розалия Рәүф кызын КОТЛЫЙБЫЗ!

Чынлапта, әни гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән. Безнең дә иң якын, иң хөрмәтле кешебез – әниебез бар. Безнең Әни Орнашбаш авылында яшәүче ВӘЛИЕВА Розалия Рәүф кызы. Ул – безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат. Ул – әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куаныч, бәхетләр кичергән кеше. Ул – һәр көнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк. Ул – бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.

Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең – 60 яшьлек юбилеең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз. Әти белән бергә озын-озак гомер итүегезне теләп калабыз.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Тормыш иптәшең, кызларың, кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X