erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле хезмәттәшебез Гөлзия Әмин кызы НӘБИУЛЛИНАны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз!

13 декабря 2022, 07:07

540

0

0

Хөрмәтле хезмәттәшебез Гөлзия Әмин кызы НӘБИУЛЛИНАны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз!

Гөлзия! Эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән олы ихтирамыбызны яуладың син. Тыныч характерыңа сокланабыз. Бервакытта да кешегә каты бәрелмисең, җайлап кына аңлатасың, ачу килгән чакларың да буладыр, аларны да син елмаеп кына үткәреп җибәрәсең. Һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуың, кыен чакларда кешенең күңеленә үтеп кереп, аны тынычландыра алуың да барыбызга да хас түгел.  Искиткеч сыйфатлар бу. Тәрҗемәче буларак та зур ярдәмче син безгә. Кайчак без күрми калган хаталарга шунда ук игътибар итәсең, үз фикереңне җиткерәсең, дөреслек кертәсең. Ә бу безнең эштә бик кирәк. Бигрәк тә бер-береңне аңлап, ярдәмләшеп эшләү безнең хезмәтне бизи. Аннан синдәге ихтыяр көченә, ташып торган энергиягә, авырлыклар килгәндә дә бервакытта да хәтта йөзеңә дә чыгармыйча, берни сиздермичә яшәвеңне дәвам итә белүеңә дә ничек сокланмыйсың!

Тормышта да ирең Раил өчен нишләргә белми торган хатын булуың да күпләргә үрнәк. Тигезлектә матур гомер кичереп, баһадирдай өч егет үстердегез, хәзер менә сезне шатландырып өч оныгыгыз үсеп килә. Яраткан эшең, тигезлегең, әни дип торган балаларың, оныкларың булу үзе зур бәхет түгелмени?!

Киләчәктә дә сиңа иң-иң изге теләкләрне генә юллыйбыз. Иң мөһиме, нык сәламәтлек сиңа, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын, Раил белән пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп озак еллар яшәргә язсын, балаларың һәрчак куандырып торсын.   

Яшә син мәңгелек гөл булып!

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,

һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,

Кадергә, хөрмәткә төренеп.

Йортыңа кайгылар килмәсен,

Гөрләп торсын һәрчак өй түрең.

Шаулап үссен алсу чәчкә гөлең.

Ямьләндереп синең гомерең.

“Арча хәбәрләре” газетасы, “Арча” радиосы редакцияләре коллективы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X