Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Данис улы Хәкимов:

    --, 28 декабрь 2019 - 16:30
    637
    0
    0

     

    • 2019 елгы кыш башы табигать сюрпризлары белән сөендереп,  башта кар яумыйча аптыратса да, көннәр бер җылытып, бер суытып, юлларда бозлавык хасил итсә дә, кыш ефәктәй йомшак ак кары, җил-бураны белән күңелле. Андый көннәре дә озак көттермәс, җиргә Яңа ел аяк басу белән килеп җитәр. Ә Яңа ел  ул иң матур, тылсымлы, серле бәйрәм.  

    Үзебезнең ширкәт хезмәткәрләрен һәм район халкын бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Аларга исәнлек, саулык, сәламәтлек телим. Яңа ел барыгызга да уңышлар гына алып килсен, шатлыклар кар бөртекләре кебек ишелеп яусын. Илебез күгендә кара болытлар куермасын, тынычлык йолдызы якты булып янсын. Тормышыгызга кар-бураннар үтеп кермәсен, салкын җилләр ишегегезне какмасын.  

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: