Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Зөлфирә Равил кызы ГАЙНЕТДИНОВАНЫҢ юбилее

    --, 11 март 2022 - 11:17
    852
    0
    2

    Югары Оры авылында яшәүче кодагыебыз Зөлфирә Равил кызы ГАЙНЕТДИНОВАНЫ юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, бәхетле, матур, тигез гомер телибез. Гаиләдә уңган килен, тугры яр, сөекле әни, яраткан әби бит син. Киләчәктә дә тормышыңның һәр мизгеле бәхет белән үтсен. Сөеп-сөелеп, сөенеп яшә.

    Гаиләң нык. Уллар үсеп җитте.

    Дөньяң, шөкер, бөтен, түгәрәк.

    Калган гомерегезне дә бергә-бергә

    Үтә алсагыз иде бергәләп.

    Сәламәт бул, җаның тыныч булсын.

    Юбилей — ул шатлык тәхете.

    Насыйп булсын киләчәктә дә.

    Оныкларың сөеп, куанычта

    Һәм муллыкта яшәү бәхете.

    Арчадан Зәкиевлар гаиләсе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: