erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зөлхәбирә МӘРДӘНОВАНЫҢ 85 яшьлек юбилее

31 июля 2022, 14:18

1864

0

0

Зөлхәбирә МӘРДӘНОВАНЫҢ 85 яшьлек юбилее

Әниебез Зөлхәбирә Рәхимҗан кызы МӘРДӘНОВАНЫ 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 

Әни-бәгърем, сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Гомер юлыбызда нинди генә авырлыклар, каршылыклар очраса да, һәрвакыт төпле ихлас киңәшләрең белән терәк булдың. Синең бетмәс-төкәнмәс сабырлыгыңа, тәмле телеңә, олы мәрхәмәтле йөрәгеңә, гаилә учагын саклый белүеңә сокланып туймаслык. Шушы асыл сыйфатларың безгә һәрчак үрнәк булды. 

Без сиңа бәхетле картлык, күңел тынычлыгы, какшамас сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларың, оныкларыңның кадер-хөрмәтендә, аларның йөрәк җылысын тоеп яшәргә язсын сиңа!

Кызларың, кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X