erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зөлхая һәм Әгъзәм ГӘРӘЕВЛАРНЫҢ алтын туйлары

28 мая 2023, 11:34

438

0

0

Яңа Кенәр авылында гомер итүче Зөлхая һәм Әгъзәм ГӘРӘЕВЛАРНЫҢ гаилә корып яши башлауларына 29 май көнне 50 ел тула.
Хөрмәтле күршеләребез! Күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Авыр һәм шатлыклы мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып ярты гасыр яшисез. Нинди генә катлаулы вакытларыгыз булса да, тормышка, хезмәткә гашыйк булып гомер итә беләсез. Сездәй күршеләребез, һәрвакыт киңәшләрегез, ярдәмегез белән ашкынып торучы якын кешеләребез булу белән без бик бәхетле. 
Зөлхая апа, Әгъзәм абый, сезне чын күңелебездән алтын туегыз белән тәбрик итәбез. Сез эшчән, киң күңелле, сабыр, үрнәк алырдай шәхесләр. Алдагы туар таңнарыгыз тыныч, көннәрегез якты булсын. Тигезлектә, бәрәкәтле тормышта бергә яшәргә язсын сезгә. 
Алтын туйга кадәр яшәү
Үзе бәхет түгелме?
Тырыш хезмәтегез бизи
Узган гомер юлыгызны. 
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Озак еллар гомер итегез.
Пар канатлы, бер-берегезгә терәк булып
Бриллиант туегызга җитегез!

Күршегез Мәдинә һәм барлык балалары.   
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X