erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә 80 ел

102 яшьлек Габдрахман Сафинга район башлыгы медаль тапшырды

Сугыш һәм тыл ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы» медале тапшырылды

9 февральдә район башлыгы Илшат Нуриев Симетбаш авылында туып үскән Габдрахман ага Сафин белән очрашып, аңа  «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы» медале,  «Арча муниципаль районының шәрәфле гражданины» исеме турында таныклык тапшырды. 

Утлар-сулар кичкән, җиз торбалар аша үткән гаҗәеп язмышлы шәхес ул. Аның белән Симетбашта да, аннан соң кызы яшәгән Мөрәле авылында, улы яшәгән Лаеш районындагы Сиңгел авылында да очрашкан булды. 100 яшь тулу уңаеннан очрашырга барганда да кроссворд чишеп утыра иде. Өстәл тулы газеталар. Туган ягы белән дә элемтәдә ветеран – якташлар белән телефоннан сөйләшкәләп торабыз, ди.

Күпме еллар Симетбаштан Яңа Кишеткә җәяү йөреп эшләгән, ревкомиссия рәисе булган. Мотоцикл да бирмәкче булганнар, ризалашмаган. Аның әнисе – 96, әнисенең әтисе 102 яшькә кадәр яшәгән.
Армиягә 1941 елның 10 августында алалар. Иваново өлкәсендә парашют белән сикерергә өйрәтәләр. Әмма һава десантында хезмәт итәргә туры килми, чөнки безнең армия чигенгән вакыт, аны мотоукчы полкына күчереп, Сталинград фронтына җибәрәләр.

Сталинградка җитәрәк юлларны шартлатканнар, коралларын алып җәяү китәләр. Икенче көнне каршыларына дошман танклары килеп чыга. Бик күп солдатлар һәлак була. Танклар килер алдыннан алар җиде кешелек окоп казыйлар. Бергә төшеп карыйлар – кечерәк булган. Габдрахман бераз читтәрәк үзенә аерым окоп казый. Бер танк  окоп өстеннән узып китә, якташыбыз аста бөгәрләнеп ятып кала. Бераздан танклар кире борыла, берсе туктап аннан ике кеше чыга. Габдрахманны танкка утыртып бер авылга алып киләләр, анда  әсир солдатларны җыйганнар икән. Габдрахман шуннан качмакчы була. Бәрәңге бакчасы аша урамның икенче башындагы йортка барып керә. Андагы карт белән карчык ашарга, эчәргә, киемнәр бирәләр. Идән астына яшерәләр дә, карт бу турыда немецларга барып әйтә. Шуннан килеп алып китәләр, әсирлек башлана.

Өч әсир җаен туры китереп чигенүче немецлардан бер тирән чокырда качып калалар. Аннан безнекеләр килеп җитә. Кайберләре: “Атарга кирәк боларны!“ – ди. Тик командир рөхсәт итми. Тикшергәннән соң запас полкка җибәрәләр, 50нче дивизия составында Берлинга кадәр барып җитә. Батырлыклар күрсәтә, немец офицерын әсир итә, ул урманда качып яткан унҗиде дошман солдатын тотарга ярдәм итә. Яу кырындагы батырлыклары өчен берничә медаль белән  бүләклиләр.

1946 елның көзендә туган авылына кайтып җитә. Өйләнә, ике елдан органнарга йөртә башлыйлар. Суд 20 елга хөкем итә, кайберәүләргә 25 ел бирәләр. Моның Берлинга барып җитүен исәпкә алып биш елын кыскарталар. Ул төрмәдә вакытта хатыны аерылып китә. Сталин үлгәч азат итәләр, бу вакытта әтисе үлгән, йорт, абзар-кура тузган була инде. Колхозда эш бирәләр, урман кисүчеләр бригадиры итеп куялар. Күрше кызына өйләнә, өч ул, бер кыз туа. Беренче хатыннан бер улы бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев