Фронтта кино артисты Любовь Орлова белән эшли
Бу язмам Бөек Ватан сугышы ветераны, бөтен гомерен мәдәниятка багышлаган Салих Хисмәтулла улы Хисмәтуллин турында.
Салих абый 1914 елның 11 июлендә Яңа Кенәр авылында гади крестьян гаиләсендә туган. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка училищесына кларнет классына укырга керә. Аны тәмамлагач, Мәскәү консерваториясенең музыка училищесына укырга керә һәм шул ук вакытта Мәскәүнең кинотеатрында музыкант булып эшли башлый. Әмма Бөек Ватан сугышы аңа укуын тәмамларга комачаулый. Фронтка солдатлар көннән-көн күбрәк кирәк була башлый. Салих абыйга да чират җитә. Аны 1942 елның җәендә сугышка алалар. Алты ел гомерен сугышта уздыра. Анда да ул үзенең яраткан һөнәренә тугры кала. Ерак Көнчыгыш фронтының беренче армиясендә үрнәк оркестрның солисты була. Ансамбль бригадасында булганда легендар кино артисткасы Любовь Орлова белән эшли, хәтта “Волга-Волга” фильмында да төшкән.
Сугыш юлларын узып Салих абый туган ягына Яңа Кенәргә 1948 елда гына 34 яшендә әйләнеп кайта. Кызыл Юл районы (хәзерге Арча районы) мәдәният йортына директор итеп билгеләнә. Бөтен көчен кызганмыйча, гомерен мәдәнияткә багышлый. Район җыр һәм бию ансамбле республика конкурсында беренче урынны ала. Бу ансамбль беренчеләрдән булып унисон тавыштан ике һәм өч тавышлы җырга күчә. Нәтиҗәдә, бик күп смотр һәм конкурсларда катнашып, зур җиңүләргә ирешәләр.
1957 елның май ахыры – июнь башында Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге оештырыла. Республикабыз артистлары белән беррәттән Яңа Кенәрдән Салих Хисмәтуллин җитәкчелегендәге җыр һәм бию ансамбле дә катнаша. Алар Мәскәү сәхнәләрендә, завод-фабрика клубларында чыгыш ясыйлар. Мәскәүдә зур театр залында үткән йомгаклау концертларына ил башлыгы Никита Хрущев та килгән була. 1957 елда бөтен Татарстан, Мәскәүне шаулаткан зур чара булган бу.
Салих абый язучы Рафаил Төхфәтуллин, шагыйрь Нәҗип Мадьяров белән якын дуслар булалар. Ул аларның шигырьләренә көйләр яза. Үз гомерендә Салих абый егермедән артык көй яза. Аның бигрәк тә “Ямьле Кенәр буйлары”, “Минем Татарстан”, “Колхозчылар” җырларын артистлар бик яратып башкарды. Ә халык яратып тыңлады. Салих абый шулай ук кларнет, курай, кубыз, баян ише уен коралларында да бик әйбәт уйнады. Авылда Салих исемле кешеләр күп. Аны аеру өчен кушаматы белән Курай Салих дип йөрттеләр.
Яңа Кенәрдә радионы да ул оештырды. Директоры, режиссеры да булды. Үзешчәннәр радио аша да бик матур концертлар бирделәр. Яшьләр белән тынлы оркестр оештырды. Урта мәктәпкә кереп музыка-җыр дәресләре укытырга да өлгерде. Үзе эшләгән дәвердә бик күп яшь талантларны сәхнәгә чыгарган шәхес. Үзем белән булган вакыйганы да язып китәм. Чөнки Салих абый белән бәйле. 1970 елда юллама белән Яңа Кенәр сельпосына эшкә килдем. Шул елның октябрь ае ахырында Салих абый мәдәният йортына мине чакырып алып: “Энем, театр уйнарга бер егет кирәк иде. Ул егет спектакль дә, гармун да уйный, җырлый да, өйләнә дә”, – ди. Мин аңа: “Ой, Салих абый, мин гармунда уйный да, җырлый да белмим, өйләнүен өйләнермен анысы, миңа 25 яшь”, – дидем. Салих абый: “Борчылма, сәхнә артында баянчы Тәлгать абыең баянда уйнап, җырлап торыр. Ә син буш гармунны тартып, аңа кушылып, кычкырып җырларсың”, – дип мине Кенәр сәхнәсенә беренче тапкыр аяк басарга күндерде. Ул спектакльне Кенәрдә ике тапкыр һәм авыл клубларында да уйнадык. Салих абый белән бик күп концертлар куйдык. Мин концертлар алып бардым. Салих абый нәфис сүз остасы. Үзе язган шигырьләре юморга бай иде.
Салих абый 1949 елда Яңа Кенәр авылы кызы Нурания апа белән гаилә коралар. Берсе артыннан берсе мәхәббәт җимешләре: 1950 елда Рәшидә, 1951 елда Рәшит, 1953 елда Рафилә дөньяга килә. Рәшидә бүгенге көндә төп йортның нигезен саклаучы. Заманадан артта калмыйча хуҗалыкны ремонтлап, яңартып тора. Салих аганың истәлекләрен саклап, Яңа Кенәрдә яши. Ул гомере буе Тукай азык комбинатында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Рәшит химия технология институтын тәмамлап, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яши. Сеңлесе Рафилә, Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлап, Арчада китапханәче булып хезмәт юлын башлый.
Салих абыйның тырыш хезмәтен бәяләп, 1957 елда “Мактау билгесе” ордены белән бүләклиләр. 1965 елның 22 ноябрендә РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен ала. 1976 елда лаеклы ялга чыга. 1980 елда 66 яшендә вафат булды. Салих абый үз эшен намус белән, җиренә җиткереп, осталык белән башкарды. Авыл халкы арасында чын-чынлап зур ихтирам казанган шәхес.
Яңа Кенәр авыл җыенында “Яңа Кенәр мәдәният йортына Салих ага Хисмәтуллин исемен бирергә” дигән карар кабул ителде. 2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы. Авылыбызда исән Бөек Ватан сугышы ветераннары юк инде. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк.
Габделбәр Сабиров.
Арча–Яңа Кенәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев