erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә 80 ел

Һәр мизгеле бүгенгедәй хәтерендә

Нуретдин Гаффаров 1939 елда армиягә алына. Озакламый сугыш башлана. Һәм ул сигез елдан соң гына исән-сау туган авылына әйләнеп кайта

 Нуретдин абыйның һәм шулай ук аның хатыны, сугыш ветераны Хәлимә апаның язмышы белән кызыксынып без кызлары Илсөяр белән кияүләре Харис Сафиннарга мөрәҗәгать иттек.
Өстәлгә икесенең дә медальләре тезелеп куелган, нинди батырлыклары өчен бирелгәнлеге теркәлгән рәсми документлар да шунда. Бу өйдә аларны ядкәр итеп саклыйлар.

– Бабай Кызыл Йолдыз ордены белән дә бүләкләнгән. Разведчик булган ул. Зур гәүдәле түгел иде. Шыпырт кына үзенекен эшләп йөргәндер шунда, – диде бабасын искә төшерепме, елмаеп кияүләре Харис абый. – “Тел” алып кайтканнар. Берне генә түгел, берьюлы өчне. Араларында полковникмы, генералмы – дәрәҗәле кеше дә булган. Алардан алган мәгълүмат безнекеләргә бик зур файда китергән. “Кызыл Йолдыз”ны да шуңа биргәннәр. Украина җирендә сугышкан ул. Бик күп шәһәрләрне азат итүдә катнашкан. Күрсәткән батырлыклары өчен орденнан тыш бик күп медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соң түгел, сугыш кырында. Иң кыйммәтлесе – Кавказ оборонасы өчен. Бик кирәкле җир булган ул, никадәр көчне тупласалар да, безнекеләр фашистларны анда кертмәгән. Югары

Башкомандующий Советлар Союзы маршалы Сталин тарафыннан бирелгән Рәхмәт хатлары да бик күп. Күп сөйләшми иде бабай. Әби белән бергә очрашуларга, бәйрәмнәргә йөрде, анда да күбрәк әби сөйләгән.
Әмма Нуретдин абый кулына гармунын алып, көй сузган. Аңа кушылып Хәлимә апа җырлаган. Гомумән, очрашулар гына түгел, бу пар катнашындагы бөтен мәҗлесне аларның чыгышы бизәгән. 

– Ул гармун әле дә исән. Кызыбыз Гүзәлдә. Гүзәл Казан мәктәбендә директор. Балаларга күрсәтергә һәм сөйләргә дип алып киткән иде, – диде Илсөяр апа. – Әти гармунда уйнарга үзлегеннән өйрәнсә, без дә аннан калышмадык. Харис та, минем бертуганым, гармунда уйный, мин үзем дә, оста булмасам да, гармунчы. Әти инде үзе бер. Шундый матур итеп уйный иде, аның башларын кырын салып, үзалдына елмаеп, гармун телләрен тартканы әле дә күз алдымда. 
Хәлимә апа белән Нуретдин абыйның сөйләшер сүзләре күп булган. Чөнки икесе дә утлы юллар аша үткән. Хәлимә апа бәхетле очраклылык нәтиҗәсендә генә исән калган кеше.

– Әни шәфкать туташы булырга хыялланган. Тик әнисенең аны ерак җибәрәсе килмәгән. Аның сүзен тыңлап, кыз педучилищега документларын биргән. Әмма соңгы минутта аларны аннан алган да, Казанга киткән һәм медицина училищесына барып кергән. Тәмамлаганнан соң үзен Тәтешкә җибәргәннәр. Шунда эшләгәндә сугыш башланган, – диде Илсөяр Сафина. – Шәфкать туташы буларак, үзенең урыны яу кырында, дип уйлаган ул. Һәм фронтка җибәрүләрен сораган. Шулай фронтка киткән. Анда эвакопоездларда йөргән. Бервакыт ниндидер сәбәп белән юлга чыкмый калган. Һәм шул эшелонны тулысы белән шартлатканнар. 

Бар нәрсәне язмышка сылтарга күнеккән без. Бу очракны тагын ничек аңлатып була? Тагын бер тапкыр үлемнән кала Хәлимә апа. Анысы инде Арчада була. Бирегә дә ул эвакогоспитальгә кайта. Анда күргән хикмәтләрне сөйләп бетерә алмый. 

– “Немец әсирләре үзләре беткә баткан, ә кесәләре тулы алтын булыр иде. Рәхәтләнеп талаганнар инде. Без тиешле урынга хәбәр иткәннән соң алтын әйберләрне конфискацияләделәр”, – дип искә ала иде ул. Аннан әсирләрдән тиф чире йогып, шәфкать туташлары да үлгән. “Ике генә кеше калдык. Сарымсак коткарды”, – дия иде. Әмма фашистлар дип тормаганнар, дәвалаганнар шул инде, – диде Илсөяр апа. 

Ә сугыштан соң кызны Әзәккә шәфкать туташы итеп эшкә җибәрәләр. Яңа гына сугыштан кайткан Нуретдин кызны шунда ук күреп ала. Һәм бер алдына, бер артына төшеп, аны да үзенә каратырга тырыша. Ахыр чиктә Хәлимә түзми, үҗәт егет белән очрашырга була. Озакламый үзе дә Нуретдинны ошата башлый. Озакка сузмыйлар, шул елны ук өйләнешеп тә куялар. Никах укыталар. Ишле гаиләгә килен булып төшә кыз. Өсте-өстенә кеше була. Ул чакта өйләре дә артык зур түгел, бер яклы гына бит. Уртага салып сөйләшкәннән соң, яшь пар бер карарга килеп, Урта Бирәзәгә Хәлимәләр яшәгән өйгә кайта. Һәм шунда гомер итәләр дә. Нуретдин абый Арчада янгын частендә, Хәлимә апа хастаханәдә эшли. Соңгы елларда авылда фельд-шер була. Алты бала – Асия, Сәлисә (мәрхүм инде), Әнис (хәрби, подполковник), Харис, Илсөяр, Ильяс – үстерәләр. 

– Әти безнең шулкадәр йомшак күңелле кеше иде. Әнигә “иркәм, иркәм”, дип кенә торды. Әни йокыдан торганчы бөтенесен эшләп куя. Әниегез аргандыр, ял итсен, дип безгә дә тавышланырга бирми. Чөнки әнине гел эшкә чакыралар иде. Ул якын-тирәдә, алай гына да түгел, гомумән, иң белемле шәфкать туташы саналган. Бик күп кешене үлемнән коткарып калган. Әни куйган диагноз һәрвакыт дөрес булган. Аннан без мәктәпкә киткәнче әти бәрәңге кыздырып куяр иде. Шундый тәмле була иде ул. Авызда тәме әле дә саклана. Үзем нинди тәмле пешерергә тырышсам да, әтинеке кебек килеп чыкмый, – дип искә алды Илсөяр апа. – Укыганда да ул безгә ашарга пешереп тора иде. Без Арча мәктәбендә укыйбыз, ул Арчада эшли. Дәресләрдән соң туп-туры аның янына йөгерәбез. Беләбез инде – ашарга пешкән, әти безне көтә. 

– Соңгы вакытта икесе дә бездә яшәде, – диде кияүләре Харис абый. – Оныкларын да бик яраттылар.
Гүзәл җәен шуларда үткәргән. Укыганда да өйгә кайтып сумкасын гына  ташлаган да, авылга киткән. Иң рәхәт вакытыбыз Гүзәл белән иде, дия торган булган өлкәннәр. Аннан үзләре Арчада яши башлаган.
– Идәндә йокларга да риза, алып кына менегез, – диде әти. Сарык, кәҗә, тавыкларны да калдырырга ярамый. Көзен бөтенесен бергә җыеп, Арчага алып менәбез, язын тагын авылга алып төшәбез, – диде Илсөяр апа. – Аннан инде бездә төпләнделәр. 

Әти 85 яшендә 2003 елда вафат булды, әни аннан соң ун ел яшәде. Алар безнең өчен тормыш үрнәге булды. 56 ел тигез гомер иттеләр. Биргән киңәшләре алтынга тиң иде. Алар белән булган һәр мизгел бүгенгедәй күз алдында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев