Рәхмәтне безгә түгел, сезгә әйтергә кирәк
Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды.
Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тагын җиде тыл ветеранына юбилей медальләре тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов аларның өйләренә булды, күкрәкләренә “Җиңүнең 80 еллыгы” медальләре такты, хәлләрен сорашты, теләкләрен әйтте. Яңа Кырлай мәктәбе укучылары музыкаль сәламнәрен җиткерде.
Яңа Кырлай авыл җирлегендә тыл ветераннары дүртәү иде. Икесе Яңа Кырлай, икесе Яңа Иябаш авылыннан.
Мәсәлимә Хәбибуллина турында авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров: “Урамыбызның ак яулыклы әбие ул безнең”, – диде.
Нәкъ элеккечә чын татар әбиләренә хас итеп дүртпочмаклап яулыгын бәйләгән, кечкенә генә гәүдәле, чандыр гына, йөзендә елмаю балкый, ә үзе зурлап килүләре өчен һаман рәхмәт яудыра. “Рәхмәтне безгә түгел, сезгә әйтергә кирәк”, – диясе килә аңа.
– Мин эшләмәгән җир калмагандыр. Алты ай Киров урманнарында агач кистем. Поездлар өчен юл ачтырдылар безгә. Кош та үтеп керә алмаслык куе урман иде ул. Дөрес, балта, пычкыларны кайрап тордылар, анысы. Урман кисүдә күргәннәрне сөйләп кенә бетерә торган түгел. Аннан Арчада заготзернода эшләдем. Көн саен җәяүләп авылга, Симетбашка кайта идем бит. Алтыга кадәр эш, аннан юл. Иртән тагын килеп җитәргә кирәк. Бер тапкыр гына арып, туганнарда калдым. Түбән Камага да җибәрделәр. Анда да булдым. Авылда инде төрле эштә. Амбарда да, әвендә дә. Көндез дә, төнге сменага да чыгабыз. Кечкенә буйлы булсам да, яшем бар, шуңа эшкә үземнән өлкәнрәкләр белән беррәттән куялар иде, – диде ул. – Хәзер рәхәттә, балалар хөрмәтендә яшим, Аллага шөкер. Балалар да, оныклар да “әни, әни”, дип кенә тора. Яшь чагымда да начар булмады тормышым. Әти, әни, өч абыем бар иде. Олы абыем беренчеләрдән булып сугышка китте дә, хәбәрсез югалды. “Риза-бәхил булыгыз, ут эченә керәбез”, – дигән соңгы хәбәре генә илде.
Тәскирә апа Мортазина да күпне кичергән. Бала хәсрәтен дә күргән. Хәзерге вакытта улы Фарух, килене Нурия тәрбиясендә яши.
– Әти Шушмабаштан килгән. МТСтан тракторчы итеп җибәргәннәр. Шунда әни белән танышкан. Күптәннән вафат инде ул. Шушы нигездә гомер иткәннәр. Әни колхозда эшләгән, – диде Фарух. – Алты бала тәрбияләп үстергәннәр. 16 оныгы, 28 оныкчыгы, бер оныкчыгының баласы бар инде.
Ике улы да көрәшчеләр аның. Фарух авыл советы җитәкчесе булып эшләде. Төп йорттан китмәде. Фәргать иртә вафат булды. Барысы да йөрәгендә быел 95 яшен тутыручы тыл ветераны Тәскирә апаның. Әмма сер бирергә ярамый, балалар, оныклар, оныкчыклар хакына, төп йортның нуры булып яшәргә кирәк әле. Әнә, Фарух аны ничек хөрмәт итә. Кулыннан гына тотып, кадерләп кенә йөртә.
Хәтирәләре белән уртаклашуын сорагач, Тәскирә апа кеткелдәп көлеп куйды.
– Ул вакытта тамаша инде. Бик яман замана иде, – диде ул артык искә төшерәсе килмичә. – Сугыш тәмамланган көнне әле дә хәтерлим. Мәктәпкә җибәрмәделәр. Бөтенебез бергә бәйрәм иттек.
Яңа Иябаштан Шәрәфетдин абый Шиһапов 94 яшендә булса да, әле күңеле көр. Әмма ул күргәннәрне яза башласаң... Шулай да үзе турында түгел, күбрәк әтисе хакында сөйләде ул. Аның белән бәйле вакыйгалар гомере буе йөрәк түрендә саклана, күрәсең.
– Әтинең ат белән Күпербашка китеп, аннан салкын тидереп кайтканын, авырып ятканын хәтерлим. Аннан әни белән Арчага базарга барганда атлары каршыга килгән машинадан курыккан. Әни шул чакта кар астында калып, аягын авырттырган. Әти сугышка китте дә хәбәрсез югалды. Аксак әни берсеннән берсе кечкенә биш бала белән ялгызы азапланды. Өстәвенә өебез янып бетте. Буш торган бер өйдә яшәп тордык, шул арада үз көчебез белән йорт төзедек. 13 яшемдә такта ярып, ат белән алып кайтканны хәтерлим. Бер малай, дүрт кыз идек без. Шуңа ирләр эше минем җилкәгә төште. Бер хезмәт көненә 20 тиен түли башлагач, сөенүләрне күрсәгез. Өй салырга акча җыя башладык бит!
Хәзерге вакытта ул зур кирпеч йортта улы, килене тәрбиясендә яши. Улының кече фермасы, пай җирләре, техникасы бар. Хезмәттән курыкмый, тормышлары да мул. Мондый рәхәт тормышны күрермен, дип башына да китермәгәндер Шәрәфетдин абый.
Авылдашы Әминә апа Шәрәфетдинова тумышы белән Яңа Җөлби авылыннан. Гаилә Пионер авылына күчеп килеп урнаша. Сугыш башланганда Әминәгә нибары тугыз яшь була. Шунда ике сыйныф укыган ул. Дәфтәр, ручка, китаплары булмагач, берара күмер белән каен тузына язарга өйрәнгәннәр.
– Лаеш урманына җибәргәндә миңа 15 кенә яшь иде әле. Әни черек бәрәңгегә он кушып, кычыткан турап ипи ясап җибәрде. Аякта пирмәк чабатасы, аны җылыга куеп киптереп булмый, чөнки олтаны каен тузыннан, җылыда ярылып бетә. Ашарга “бик яхшы” иде инде. Лаеш “шулпасын” эчеп кайттым. Алты ай шунда булдым, – диде Әминә апа.
Аннан ул Пионер авылында фермада эшләгән. Кияүгә чыккан. Гаилә Яңа Иябашка күчеп төшкән. Ире күптән инде вафат. Әминә апа биш бала белән бик иртә тол калган.
– Хәзерге вакытта улы һәм килене тәрбиясендә яши. Әле мин үземә кунакка алып чыккан идем, – диде кызы Хәлимә. – Бераз миндә дә торсын инде, дип алып калдым.
Әле моның белән генә очрашуларыбыз тәмамланмады. Без Печмәнтау, Ташкичү якларына юл алдык. Бу хакта икенче язмада булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев