Сугыш елларында чыныккан мәхәббәт тарихы
Мәгъсүм белән Мариянең утлы сугыш елларында чыныккан мәхәббәтләре гомер буе дәвам итә
Балтач районының Көшкәтбаш авылы егете Мәгъсум Галимҗанов һәм Саратов өлкәсенең Шумейка авылы кызы Мария Алексеева илле биш елдан артык тигез гомер итә.
Алар язмышы белән кызыксыну безне Лесхозда яшәүче кызлары Рәйсә белән очраштырды. Килүебезнең сәбәбен ишеткәч, ул башта югалып калды, аннан истәлекләрне барлый башлады. Вакыты-вакыты белән күзләре яшьләнде, тавышы дулкынланудан калтырап куйды, аның һәр сүзе әти-әнисенә карата олы ихтирам белән сугарылган иде.
Мария 1923 елгы. Шәфкать туташы булырга хыялланган кыз Энгельс шәһәрендәге медицина училищесында белем ала. Тәмамлаган елны сугыш башлана. 18 яшьлек кыз мобилизацияләнеп фронтка китә. Башта күчмә кыр госпиталендә киемнәр биреп торучы була, аннан шәфкать туташы итеп куялар. Фронт алга барган саен, алар да калышмый, Белоруссия, Украина, Будапештка барып җитә. Сугыш тәмамланганнан соң кызны Приморье краена япон хәрби әсирләре тоткынлыкта булган лагерьга җибәрәләр. Сугышның башыннан ахырына кадәр разведкада булган Мәгъсум дә әлеге лагерьда офицер булып хезмәт итә. Шунда таныша да инде рус кызы белән татар егете.
- 1946 елда өйләнешәләр һәм бер елдан мин туганмын, – ди Рәйсә Мәгъсумовна. – Әнинең: “Әтиең энергияле, сөйкемле, чибәр, үзенә тартып тора торган иде. Шунда ук гашыйк булдым. Татар булса да. Чөнки бала чакта безне тыңламасагыз, татарлар килә, дип татарлар белән куркыталар иде”, – дип сөйләгәне хәтердә. Һәм бу мәхәббәтне алар гомер буе саклап килде. Бер-берсенә тавыш күтәргәннәрен дә хәтерләмим. 1949 елда, миңа ике яшь иде, әтинең туган авылы Көшкәтбашка кайттык. Әти урманчы булып урнашты. Галимҗановлар – урманчылар династиясе. Әтинең әтисе, абыйсы, сеңлесе, энесе урманчылар. Әни фельдшер булып эшли башлады. Кили авылыннан биш километр ерак-лыктагы кордонда яшәдек. Галимҗан бабайның ат белән каршы алырга килеп йөргәнен хәтерлим әле. Шул елны сеңлем Галия туды. Шунысы, әби бер сүз русча белми иде. Бабай Казанга йөк илткәләгән, бераз русча ермачлаган.
Марияне кайнана-кайнатасының үзенә мөнәсәбәте бик кызыксындырган. Килида үзе белән бергә шәфкать туташы булып эшләгән хатыннан сорагач, тегесе: “Үзара сөйләшкәндә Мария, дисәләр, яраталар була, марҗа, дисәләр, юк”, – дигән. Хәзер яшь ханым ничек дәшәрләр икән, дип сынап йөри башлаган. Бервакыт кайнанасы аңа морҗаны ябарга кушкан. Марҗа, дип әйттеләр, дип борчылган, бу хакта хезмәттәшенә дә әйткән. Тегесе марҗа түгел, морҗа, дип русчага тәрҗемә итеп биргәч, яраталар икән, дип сөенеченнән очып кына йөргән. Соңрак үзе татарча сөйләшә башлаган.
– Ач яшәгәннәр, дип әйтеп булмый, әмма ризык артык мулдан да булмаган, күрәсең. Эшкә киткәндә кайнанасы әнигә башкалар күрмәгәндә бер йомырка, я бер сынык ипи артыграк сала торган булган. Әни моны сизеп алып, артып калды, ашап бетерә алмадым, дип кире алып кайткан. Бик якын иткәннәр әнине, – дип сөйли Рәйсә ханым.
Мәгъсум белән Мария бер-берсен аңлап, юл куеп, киңәшләшеп яши. Балаларга исемне дә алар ике якка да якын итеп куярга тырыша. Рәйсә (Мәгъсум абыйның шундый исемле туганы булган), Галия (Галиябанудан алынган, Мәгъсум абый “Галиябану”ны бик яраткан, җырын да көйләп йөргән), алардан соң туган Олег (исеме Олег Кошевой хөрмәтенә куелган), Олия (Мария Васильевнаның туганы Ольга булган).
– 1953 елда без Арча урман хуҗалыгына күчеп килдек. Әни Үрнәктә авыл хастаханәсендә акушерка булып эшли башлады. Хастаханә таркалгач, фельдшер, медпункт мөдире булды. Әти Сурнар урманчылыгын җитәкләде, – диде Рәйсә Мәгъсумовна. – Хәтерлим әле, әни якын-тирә авылларга да барып йөри иде. Җәяүләп. Шәфкать туташы белән бергә. Озак еллар Гөлфия апа Сабирова белән эшләде ул. Кечкенә балаларга прививка ясыйлар, кайбер авыруларга дүрт сәгать саен укол кадыйлар. Төн уртасында килсәләр дә кире бормады, камыр куя, мичкә пешәргә әйбер тыга – бар да кала иде. Без дә ияләнеп беттек. Сикереп торабыз, беребез әнигә итеген бирә, икенчебез шәлен суза. Үзенеке ярты юлда калса калды, әни бервакытта беркемгә дә юк, димәде. Әнә шундый эшенә бирелгән кеше иде ул. Әти дә аңа ярдәм итте. Урманчы булгач, ат белән йөри. Авыруны Арчага алып барасы булса, шунда ук атын җигә иде. Без алардан күреп, аларга охшарга тырышып үстек.
– Бервакыт сеңлем авырып китте, – диде Түбән Пошалымда яшәүче өлкән яшьтәге Венера Фәттахова. – Ат җигеп Мария Васильевна янына киттем. Мунчадан гына чыккан иде. Шунда ук киенде дә, минем белән юлга кузгалды. Барганда ат туарылды. Мария Васильевна аттан сикереп төште дә, аны яңабаштан җикте. Авырулар юкмы, дип өй саен кереп йөри иде бит. Бервакыт әти авырый башлады. Хәл юк, дип зарлана. “Иртәгә үк Арчага барасың. Сары булырга мөмкин”, – диде. Дөрес диагноз куйды. Әти кырык көн хастаханәдә ятып чыкты. Шул вакытта ук кешенең яхшылыгы күңелдә калган.
– Әни вафат булгач, кая күмәргә, дигән сорау туды. Безнең бик тә әти янында күмәсе килде. Әни рус милләтеннән булгач, аптырап калдык. Ул вакытта мулла Хәмзә абый иде. Казыйга шалтыратырга кушты. “Кайда яши, шунда, балалары ничек тели, шундый йола белән күмәсез. Ул сугышны үткән. Бөтенесенә дә лаек”, – диде казый. Әти белән бергә күмдек, – диде Рәйсә ханым. – Әти сугыш еллары турында сөйләргә яратмый иде. Әни искә алгалады. “Сугышның бер көнен яшәү генә дә ни тора?!” – дия иде ул. – Аякта зур размерлы кирза итек. Яралыларны алып чыкканда я йөгерергә туры килгәндә, аяктан төшеп калмасын, дип билдәге каешка бинт бәйләп, аның башын итекнең балтырындагы колакчыгына эләктереп куя идек”, – дип сөйли иде. Кечкенә буйлы, ябык операция шәфкать туташы булган ул. Беренче операциясендә үк бер солдатның аягын кисәргә туры килгән. Җанашым, шул киселгән канлы аякны кулына тоткан килеш аңын югалтып артына егылган. Илле грамм спирт эчертеп аңына китергәннәр. Үзе белән бергә Люба исемле авылдашы хезмәт иткән. Бервакыт санитар поезд урман буенда туктаган. Люба җиләкле аланны күргән дә, беренче булып шунда йөгергән һәм... әнинең күз алдында минага эләгеп шартлаган. Күпне күргән әти дә, әни дә кечкенәдән безнең өчен үрнәк булды. Әтидән шүрләбрәк тора идек. Шуңа барасы урын булса, башта әнидән сорыйбыз. Ә ул әтидән сорарга куша. Безнең сөйләшкәнне ишетеп торган әти кулына гәҗит алып, укыган була. “Гәҗитеңне әйләндер инде, дөрес тотмагансың бит”, – дип әни көлә. Барыбер риза буласын беләбез, әмма каршы килеп торган була. Әни салпы якка салам кыстырып җибәргәч кенә, рөхсәт бирә. Әнә шулай бер-берсенең сүзеннән чыкмый иде алар. Безне дә шулай үстерделәр. Галия әни һөнәрен сайлады, Арчадагы медицина училищесын тәмамлап, Казанда заводта эшләде. Хәзер авылга кайтып, әти-әни йортында яши. Олег әти юлыннан киткән иде дә, туксанынчы елларда бандитлар кулыннан һәлак булды. Олия гаиләсе белән Казанда, мин менә Лесхозда. Балалар бакчасында эшләдем, хәзер лаек-лы ялда. Улым, оныгым белән яшим. Әти-әни үзләре ныклы тәрбия алган, безне дә шуңа өйрәттеләр, хәзер без балаларыбызга, оныкларыбызга шуны сеңдерергә тырышабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев