Тәлгать Ногмановка сугыш башланганда 14 яшь кенә була
Районыбызда яшәүче тагын бер сугыш ветераны Тәлгать ага Ногмановка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы» медален һәм «Арча муниципаль районының шәрәфле гражданины» таныклыгын ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев һәм район башлыгы Илшат Нуриев 12 февральдә тапшырдылар
Аңа сигез елга якын армия хезмәтендә булырга туры килә. Сугыш башланганда аңа 14 яшь кенә була. Мәктәпне ташлап колхоз эшенә чыга. Көлтә җыялар, ашлык ташыйлар.
1944 елда 18 яше дә тулмаган килеш армиягә алалар. Башта Ульяновск өлкәсендә хезмәт итә, аннан Владивостокка күчерелә. Җиңү хәбәрен дә шунда ала. Әмма туган якларга тиз генә җибәрмиләр. Корабль хезмәтенә өйрәтәләр. Японнар белән сугыш тәмамлангач Кытайга, Порт-Артурга җибәрәләр. Алты елдан артык корабльдә хезмәт итә. 1952 елда хәрби хезмәтне тәмамлап кайта.
Туган авылына кайткач клуб мөдире булып, аннан Казахстанга китеп машина төзелеше заводында эшли. Дүрт ел шахтада күмер чабарга да туры килә. Тормыш иптәше Гөлсинәне дә шунда очрата. Шахтада эшләгән акчага Арчада хәзер дә яши торган йортны сатып ала.
Тәлгать абый утыз елдан артык коммуналь хуҗалыкта шофер булып эшли. Аны мактап искә алалар.
Ветераныбызны дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев