erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә 80 ел

Сугыш чоры баласы Әминә Газизова: “Урманнан туеп кияүгә чыгарга ризалык бирдем инде мин”

Кызы Мәдинә, оныклары, оныкчыклары Әминә апаның юанычы.

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тагын җиде тыл ветеранына юбилей медальләре тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов аларның өйләренә булды, күкрәкләренә “Җиңүнең 80 еллыгы” медальләре такты, хәлләрен сорашты, теләкләрен җиткерде.

Печмәнтауда яшәүче Әминә апа Газизова безне әллә каян якын кешеләрен күргәндәй елмаеп каршылады. Тыл ветераны алдында чыгыш ясарга килгән балаларны кочаклап ук алды. Кечкенә генә буйлы, әмма сабырлыгы йөзенә үк чыккан бу апаның күргәннәрен язып кына бетерә торган түгел. Ул чорларны исенә дә төшерәсе килмәде аның. Сугыш башланганда 4 сыйныфны гына тәмамлаган була Әминә апа. Гаиләдә биш бала. Әниләрен окоп казырга җибәрәләр. Әтиләренә сугышка чакырып язу килә. Үзе 12 яшьтән яследә балалар карый башлый.

– Иртән өчтә торып китә идем. 15 яшьтән колхоз эшенә чыктым. Кар астыннан җир күренә башлауга тездән пычракка батып өшегән бәрәңге җыюлар, җир китмәнләүләр, күтәрә алмагач тәгәрәтеп ашлык тутырылган капчык ташулар... Барын да кичердек, – диде ул. – Сугыштан соң да тиз генә тернәкләнеп китә алмады әле колхоз. Урманнан кайтып кермәдек. Өч кыз идек. Чиратлап җибәрделәр. Хөкүмәткә дә, колхозга да урман кистек.

 

Балалар бәхетенә әтиләре фронттан исән-сау кайта. Кыз Печмәнтау авылыннан бер тапкыр да күрмәгән Габделнур исемле егеткә кияүгә чыга. “Урманнан туеп кияүгә чыгарга ризалык бирдем инде мин”, – ди. Өч балалары туа. Ана ике улы үлемен дә кичерә. Бер улына 46, икенчесе 56 яшь кенә була. Илнуры үлгәнгә дә 15 ел булган инде. Хәзерге вакытта ул килене Рәхилә тәрбиясендә яши. 36 ел бергә гомер итү нәтиҗәсендә ана белән бала кебек алар бер-берсенә. Кызы Мәдинә, оныклары, оныкчыклары Әминә апаның юанычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре