“Утлы” мәхәббәт тарихы
Зоя Вашарина үзенең гомерлек яры Федор белән сугыш кырында таныша. Шунда язылышалар да. Туган ягына ул Зоя Брунько булып кайта
Иң мөһиме – ут эчендә туган мәхәббәтләрен гомер буе саклап киләләр, ант иткәнчә, шатлыкта да, кайгы килгәндә дә, кулга-кул тотынып, гомер буе бергә атлыйлар.
Зоя һәм Федор Бруньколар икесе дә зенитчылар. Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм “Мәскәүне саклаган өчен” медале ияләре. Икесе дә җиде ел яшь аермасы белән яз көне туган. Сугышка Зоя Әтнә районыннан, Федор Кыргызстаннан алынган. Мәскәү аларны очраштырган, таныштырган, кавыштырган. Ефрейторлар Зоя Вашарина белән Федор Брунько икесе дә Мәскәү округы составындагы һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә хезмәт иткән.
Арча районында Бөек Ватан сугышында катнашып, күрсәткән батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнгән хатын-кызлар аз түгел. Үзләре белән кара-каршы утырып, тагын бер рәхәтләнеп сөйләшәсе иде дә... Кызганыч, алар инде исән түгел.
Эзләнә торгач, шул елларда бер-берсен табып, кавышып яшәгән парлар да күп икәне билгеле булды. Аларның кайберләрен белә идек инде, әмма белмәгәннәре булуына да шик юк.
Шундый парларның берсе – Зоя һәм Федор Брунько. Зоя Александровна әле дә күз алдында. Куе зәңгәр төстәге калын кофтасына орден, медальләрен тагып очрашуларга йөри иде. Бик чибәр ханым иде ул. Федор Тимофеевич, ничектер, хәтердә сакланмаган. Ул 1990, хатыны 2008 елда вафат булган.
Зоя Вашарина Олы Әтнә авылында туа, әмма үзен Арча кызы дип саный. Кызга өч яшь вакытта әтисен, район эчке эшләр бүлеге начальнигын Арчага күчерәләр. Кыз биредә үсә, укый. Дус кызлары кебек медицина хезмәткәре булырга укырга китми ул. Хәрби комиссариатка эшкә урнаша. Ел ярым-ике ел да үтми, сугыш башлана. Зояны хәрби билетлар, мобилизация күрсәтмәләре тутырырга утырталар. Шулай ук фронтка икмәк җибәрү белән дә шөгыльләнә кыз.
1942 елның мартында фронтка кызларны да чакыра башлыйлар. Зоя шул эш белән шөгыльләнергә тиеш була. Әмма ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Шулай ул Мәскәүгә сугышның иң кызган урынына эләгә. Кызны бишенче дивизионның команда пунктына разведчик итеп билгелиләр. “Безнең бурыч –дошман самолетын мотор тавышыннан күреп табу, – дип сөйли ул. – Ул вакытта немец “Фоккер”лары 12 километр биеклеккә күтәрелә ала иде. Ә безнекеләр ун километрдан арттыра алмый. Зениткалар җиде километрга кадәр генә ата ала. Бу очракларда разведчикларның уяулыгы зур роль уйный. Ялгышасың икән, бомбалар астында каласың”.
Зоя Вашарина үз бурычын яхшы үти, “Һава һөҗүменә каршы оборона отличнигы” билгесе белән бүләкләнә.
– Иң авыры – кышны чыгу, дия иде ул. Бөтен полкка бер дубленка һәм бер пар киез итек була. Алар кибеп бетәргә дә өлгерми, ә кыш бик салкын килә. Әмма ул вакытта суык турында уйларга вакытлары булмый, – дип искә ала кайнанасы сөйләгәннәрне Лидия Алексеевна. – Сугышта бит шулай – син үтермәсәң, сине үтерәләр.
Әлбәттә инде, яшьләрне мәхәббәт тә җылыта. Шул җылы хис зәмһәрир суыкларны җиңәргә ярдәм итә. Федор Тимофеевич та Мәскәү округына, бишенче дивизионның команда пунктына эләгә. Нәкъ Зоя кебек һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә разведчик булып хезмәт итә. Кыргызстан якларыннан килгән егеткә мондый салкын кышны чыгу аеруча авыр була. Әмма аңа сөйгәне көч бирә һәм дәрт өсти.
Зоя белән Федор башта уртак бер эш белән яна. Алар сугышта һәм хәрби бурычны үтәргә кирәк. Мәхәббәт кайгысымы соң? Әмма ул хис бернинди авырлыкларга да карап тормый шул, күңелнең түреннән бәреп чыга да, ике яшь йөрәкне бәйли дә куя. Беренче булып адымны егет ясый. Зояның тешләре тешкә тимичә туңып торганын күреп, Федор түзми, аны үз янына чакырып ала. Чират буенча ул вакытта тун белән киез итек нәкъ менә шул егеттә була. Оялып торыр вакытмы? Кыз аны-моны уйлап тормый, егетнең кочагына сеңә. Тун гына түгел, тән җылысыннан да тәмам эреп китә.
Икенче юлы Зоя Федорны туны белән бүлешергә чакыра. Әнә шулай бер-берсенең йөрәк тибешләрен тыңлап, тән генә түгел, күңел җылыларын тоеп, яратыша башлаганнарын сизми дә калалар. Кем беренче мәхәббәтен аңлаткандыр, анысы хәзер мөһим түгел. Һәм без аны белә дә алмаячакбыз. Әмма шунысы мәгълүм, сугыш тәмамланыр алдыннан алар шунда язылышалар да. Зоя Вашарина иренең фамилиясен ала һәм Брунькога әйләнә.
1945 елның июленә кадәр хезмәт итә алар. Демо-билизацияләнгәннән соң, яшь гаилә башта Федорның туган ягы Кыргызстанга китә. Әмма Зояны туган ягы үзенә тарта. Ире аның сагынуын күреп түзеп тора алмый. Өч ел ярымнан соң Арчага кайтып урнашалар. Йорт төзеп чыгалар. Өч балалары – кызлары Изольда (хәзерге вакытта Самарада яши), уллары Сергей һәм Аркадий (икесе дә Арчада кала, гаилә кора. Сергей бер ел элек вафат була) туа. Федор Тимофеевич гомер буе промкомбинатта хезмәт куя, лаеклы ялга чыккач типографиядә эшли. Зоя Александровна хакимияттә эшләп пенсиягә чыга.
– Искиткеч кешеләр булдылар. Мине үз кызлары кебек каршы алдылар. Без эшләдек, алар балаларыбызны карады, – диде Лидия Алексеевна. – Зоя Александровна бик актив кеше иде. Очрашуларга йөрде. Мәктәпләргә чакырып тордылар. Берсеннән дә калмады. Җиңү көнендә Мәскәүдә бергә булган дуслары белән очрашалар иде. Бер елны мәскәүләр Арчага да кайтты. Иң мөһиме – мин аларның үзара мөнәсәбәтләренә соклана идем. Еллар аша да алар мәхәббәтләрен саклап кала алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев