9 август 2021 яңалыклары
-
Шурада төнлә көчле янгын булды
Шура авылында төнлә коточкыч янгын була.
-
Бүген кичке сәгать 7гә кадәр!
Бүген кичке сәгать 7 гә кадәр!
-
Айван ягында авария
Районда аварияләр булып тора
-
Район башлыгы бүләкләде
Район башлыгы Илшат Нуриев 9 августта игеннәрне урып-җыюда, терлек азыгы әзерләүдә яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшләгән механизаторларга, шоферларга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
-
МакSим: "Айдан артык комада ятуыма ышанмадым"
Җырчы МакSим аңына килгәннән соң, инстаграмда беренче постын урнаштырды
-
Вадим Захаров: "Хуҗалар 113 мең сум акчаны бирмәде"
Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров Төзүчеләр көне уңаеннан моннан 3-4 ел элек төзелештә эшләгән чакларын искә алды ("Шәһри Казан").
-
Казан кондукторы Энри: “Тиздән мин руль артына утырачакмын"
Казан автобусларының 75нче һәм 29нчы маршрутларында Энри исемле кондуктор эшли. Ул башкалардан тән төсе белән генә түгел, һәркемгә елмаю, җылы сүз бүләк итүе белән дә аерылып тора.
-
Ярты миллион сум кредит акчасын мошенникларга күчергән
Аксубай районында яшәүче бер ханым мошенникларга 500 мең сум акча күчергән
-
Тагын 50 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 387 очрагы теркәлгән.
-
Йөкле чакта ковид иярткән журналист: «Кызыл зонада миңа табиблардан шактый эләкте»
Игезәк бәбиләр көтүче, йөклелеге 32 атналык вакытта ковид эләктереп, Казан һәм Чаллы хастаханәләренең кызыл зонасында дәваланып чыккан Әдилә Гайзетдинованың хәлен «Интертат» хәбәрчесе белеште ("Интертат", Казан, Гөлназ Хәбибуллина).
-
Кетчуп РЕЦЕПТЫ
3 кг помидор, 1,5 кг алма, 4-5 данә суган, 200 гр шикәр комы, 50 гр 9 процентлы аш серкәсе, 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 0,5 чәй кашыгы төелгән канәфер, 0,5 чәй кашыгы дарчин (корица).
-
Игенчегә бүләк
Районыбызның алдынгы игенчеләрен эшмәкәрләр дә бүләкли
-
Районыбызны алар яңарта, матурлый
Узган якшәмбедә һөнәри бәйрәм Төзүче көне иде.
-
Мошенниклар, табиб кыяфәтендә өйдән-өйгә йөреп, “вакцина” ясый
Уколдан соң кеше йоклап киткәч, фатирын талап чыга ("Ватаным Татарстан", Казан).
-
Башкортстан ут эчендә: «Янгын туктарга уйламый, кеше фаҗигасенә китерер дип куркабыз»
Бу көннәрдә Башкортстанда урманнар яна. Әлегә аеруча куркыныч территория булып Хәйбулла районы кала. Район халкы белән элемтәгә кереп, «Интертат» андагы хәлләрне белеште ("Интертат",Казан, наз Хәбибуллина).