11 август 2022 яңалыклары
-
Студентлар җәен комбайнга утыра, акча эшли
Кызыгырлык.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне, куркып, дулкынланып көттем. Ап-ак җәймәләрдә озак сөешеп, назлашып ятарбыз, ул миңа дөньядагы иң матур сүзләрне әйтер диеп хыялландым ("Сөембикә").
-
"Кая гына барсам да, “Без Наласадан!” дип горурланып әйтәм”
Рамил Мөхетдинов белән Арчада үткәрелгән “Әдәби Сабантуй”да очраклы рәвештә генә таныштык. Таныштык дип инде... Газетабызга бәйле берничә җөмлә алыштык. Аннары аны күп кенә каләмдәшләрем белүе ачыкланды. Миңа кызык булып китте: нишләп Рамилне (абый дип әйтергә башыма да килмәде, чөнки мин аны үземнән азга гына олырак дип уйладым) барысы да белә, ә мин – юк ("Шәһри Казан", Дания Нәгыйм).
-
Ни өчен балаларым шундый булып чыктылар, кайда ялгыштым мин...
Бүген төне буе йоклап булмады. Күршедәге фатирда яшәүче кыз иптәшләре белән җыелышып күңел ачты: төне буе музыка яңгырады, кычкырышкан, сүгенгән тавышлар ишетелеп торды ("Шәһри Казан").
-
Ана капиталы акчасын куллану ысулларын күбәйттеләр – яңа законга күзәтү ("Интертат", Ольга Ильина)
Дәүләт Думасы кабул иткән яңа закон буенча ана капиталы ярдәмендә балага белем бирү мөмкинлеге була. Хәзер ата-аналар мондый акча белән шәхси эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары өчен дә түли ала. Бу һәм башка үзенчәлекләр турында «Казанские Ведомости» кыскача кулланма әзерләгән.
-
“5 елга арттыралар”: пенсиягә чыгуны кичектерүнең яңа нечкәлекләре мәгълүм булды
1961 елда һәм соңрак туган кешеләргә картлык буенча пенсия билгеләү үзенчәлекләре турында аңлатканнар. Лаеклы ялга чыгу өчен аларга билгеле бер эш стажы һәм балл тупларга кирәк. Юкса пенсиягә чыгу яше тагын 5 елга арттырылачак, дип яза PRIMPRESS ("Ватаным Татарстан").
-
Көн тәртибендә: игеннәрне урып-җыю, көзге чәчү
9 августта Арча сорт сынау участогында урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культураларны чәчү, туфрак эшкәртү, орлык салу мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды.