20 октябрь 2022 яңалыклары
-
Яхшы сүз - җан азыгы
Бу дөньяның чиксез матурлыгын Әллә яшибезме күрмичә Ходай биргән чиксез гүзәллекне Санламыйча, бәя бирмичә Без яшибез микән кешеләр?!...
-
Кишер, чөгендер, кәбестә... Кайсы ширкәтләр иң күп игүчеләр?
Боларга кыяр, помидор һәм башка яшелчәләрне дә өстәргә була.
-
Ул спорт белән яшәде һәм яши
Ягъфәр абый, бүген, авырыксанмагыз, редакциягә килеп китә алмыйсызмы дигәч, килермен, мин карт түгел ич әле, диде. Менә нинди оптимист кешеләр бар!
-
Президент авыл хезмәтчәннәренә мөһим һәм авыр эшләре өчен рәхмәтен белдерде
«Татарстан төп продукция белән тулысынча тәэмин ителгән һәм республикадан читкә дә шактый продукция чыгару мөмкинлегенә ия», - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында.
-
Алмагач һәм груша утыртыртырга өйрәнәбез
– Бакчама алмагач һәм груша утыртырга йөрим. Дөрес итеп утырту серләрен аңлатып үтсәгез иде.
-
Рүзәл Юсупов: «Бармак битләре угычка эләгеп, канап, ертылып бетә иде»
Казан артындагы кечкенә генә Кышкар – дөньяга ике академик биргән авыл. Аларның берсе – Казан дәүләт педагогика университеты профессоры, 16 елдан артыграк аның ректоры, 1990–1995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Казан дәүләт университетының атказанган профессоры, хезмәт ветераны Рүзәл Абдуллаҗан улы ЮСУПОВ. Рүзәл абыйның бай биографиясен, кызыклы хезмәт юлын бер мәкаләгә сыйдырып бетерү – Альп тауларын колачлауга тиңдер. Монда язганнар ул узган юлның бары мизгеле генә. Рүзәл Юсупов – татар милләте, татар теле фәне, татар мәгарифе өчен бик күпне эшләгән кеше. Аның гыйльми һәм публицистик хезмәтләре, язган мәкаләләре генә дә алты йөзләп. Болар бар да кешедә күпме ихтыяр көче, тырышлык була алуын күрсәтә. (»Сөембикә», Лилия Гәрәва)
-
Ильмира Нәгыймова: «Минем урында булып карагыз»
Җырчы Ильмира Нәгыймова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. «Ике арада мәхәббәт булмаса да, хөрмәт булу шарт. Ә инде бер-береңә хөрмәт тә юк икән, андый гаиләнең киләчәге юк. Мәхәббәт, хөрмәт булмаган гаиләдә бер-береңне, балаларны газаплап яшәүнең мәгънәсен күрмим», - ди Ильмира (»Шәһри Казан », Эльвира Шакирова).
-
Ноябрь аенда кыска эш атнасы булачак
Ноябрь аенда татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә. Бу 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле.
-
Фәррахов: Мобилизацияләнгән күп балалы ир-атлар гаиләләренә кайтарылачак
Балигъ булмаган өч яки аннан да күбрәк балалары булган һәм 4 октябрьгә кадәр мобилизацияләнгән ир-атлар өйләренә җибәреләчәк. Дәүләт Думасы парламентарийлары мондый һәр очрак буенча контроль алып барачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмә барышында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте.