3 сентябрьдә район мәдәният йортында Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы Зифа Кадыйрованың “Синсез килгән язлар” спектаклен күрсәтте. Тормышта була торган төрле вакыйгаларны, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне, кешелеклелек һәм шул ук вакытта явызлык, мәхәббәткә тугрылык һәм хыянәт ачысы, балаларга карата мөнәсәбәт, әти-әнигә булырга тиешле хөрмәт, гомүмән кешеләр арасындагы кичерешләрне эченә алган спектакль булды ул. Зал тулы тамашачылар сәхнәдә барган вакыйгаларны караганда үтә җитди дә булдылар, еладылар да, көлделәр дә, үзләренә кирәкле тэрбия дә алдылар.