Рүзәл Мортазин, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы бүлеге җитәкчесе:
– Әлбәттә, барачакмын! Минем бер сайлауда да башка төрле фикер белән йөргәнем юк.
Бүгенге көндә һәммәбезнең тамагы тук, өсте бөтен. Ул капка төпләрендә торган җиңел машиналарны карагыз сез! Безнең Татарстаныбыз Россиядә әйдәп баручы республикаларның берсе. Дәүләт программалары гына да кырыкка җитте. Алар барысы да кешеләргә яхшы булсын дигән максат белән тормышка ашырыла.