Татар әдәбиятының матур үрнәкләрен русча укучыларга җиткерү - әдәбиятыбызның мөһим бурычларыннан берсе. Бик күп вакыт, төгәллекне, татар һәм рус телләрен тирәнтен белүне таләп иткән хезмәтне якташыбыз Гәүһәр Хәсәнова яратып башкара, бүгенге талантлы татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүне бик теләп дәвам итә.