Уку елы башлануга, Ашытбаш мәктәбе базасындагы шашка-шахмат дөньясы да үз ишекләрен ачты. Биредә берьюлы шахмат уйнау сеансы узды. Балаларның белемен күтәрү максатыннан, уку-укыту методик чарасы буларак оештырылган уеннарга Арча гына түгел, Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба районнарыннан да килгәннәр.