16 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Исерек килеш руль артына утырсаң...
12 сентябрьдә Арча–Мари иле чиге юлының 12 километрында юл-транспорт һәлакәте булган. Машина йөртүче төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Ул алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырган булган.
-
Нинди очракларда пенсия күләме кимергә мөмкин
Россия Пенсия фондында пенсия түләүләренең берничә очракта кинәт кимергә мөмкин булуы турында сөйләделәр.
-
"Татар кызы" Халыкара бәйгесендә 14 кыз катнашачак.
"Татар кызы" Халыкара бәйгесенең финалына үтүче кызлар исемлеге билгеле булды. Жюри әгъзалары 27 кыз арасыннан 14 кызны сайлап алдылар.
-
Арчаларның тормыш кодексы: 21 гасырның 21 кагыйдәсе
Үзәк урамнан кайтканда плакатларга һәм алардагы язмаларга игътибар иткәнегез бармы? Булмаса, бүген үк күз салыгыз әле. Алдан бу хакта белсәм дә, шул язуларны укымыйча киткәнем юк. Үзеннән үзе күз шуларга төшә. “Әти-әниеңне хөрмәт ит! Туган нигезенә эзне суытма!”, “Олыларга хөрмәт, кечеләргә шәфкать кыл!” һәм башкалар. Плакатларга ике яклатып язылган. Нәрсә икән бу, диярсез. Бу “Арчаларның тормыш кодексы”. Ягъни, кагыйдәләре.
-
Яшь талантларны барлау, үстерү – аларның да бурычы
Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны төрле өлкә төрлечә, үзенчә билгеләп үтә. Сәнгать өлкәсендә “Кече Ватан образлары” проектын тормышка ашыру да шуның кысаларында алып барыла. Әлеге проект нигезендә Татарстанның рәссамнар союзы Арча сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче рәсем сәнгате бүлеге белән хезмәттәшлек итәчәк.
-
Ун тапкыр үлемнән калган...
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 15 сентябрьдә Иске Кырлай авылында яшәүче Әнвәр Камаловны 95 яшьлек юбилее белән котлады.
-
Арча районына атчылар җыелды
Яңа Кырлайда үткән "Ат көне"нә көне шәп булды!