Аналогларны өзгәннән соң ничек яраткан программаларсыз калмаска
14 октябрьдә Татарстанда аналог эфир телевидениесе өзеләчәк һәм санлы тапшыруларга күчү булачак. Ләкин республиканың бар территориясе дә “санлы” эфир зонасына керми: 12,5 меңгә якын гаилә яшәүче 150 дән артык авыл санлы эфир тапшырулары зонасыннан читтә калды. Әмма, Россиядә яшәүче башкалар кебек үк, аларның беренче һәм икенче мультиплексның 20 каналын бушлай каравы гарантияләнә. Тик аларга спутник җайланмасы комплекты сатып алырга кирәк булачак.