Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова 1886 елның 18 сентябрендә Казан губернасы Казан өязенең Әрнәш авылында туа. Ул сәхнә эшчәнлеген 1910 елда Габдулла Кариев һәм Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкләгән “Сәйяр” труппасында башлап җибәрә. Галиәсгар Камалның “Бәхетсез егет” спектаклендә - Гайни, “Беренче театр”ында – Факиһә, “Уйнаш”та – Мәгълүфә образларын үзенчәлекле итеп башкаруы белән беренче көннәрдән үк аерылып тора, аның сәхнә образларының социаль ягын ачуда зур сәләте һәм таланты сокландыра.