Күптән түгел Арчада Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте. Ул “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыруга алып баручы “социаль такси”ның Арча районында ничек эшләвен тикшерде.