Без бала чакта һәр авылның үз артистлары бар иде. Төрле бәйрәмнәрдә үзебезнең авылдашлар куйган концерт-театрлар булган көнне клуб шыгрым тулы, аяк басарга да урын юк, ишекләр төбенә кадәр ачык, анда сыя алмаганнар тәрәзәдән карарга мәҗбүр. Ә бит артистлар үзебезнең арадагы кешеләр – кемдер сыер сава, кемдер тракторчы, укытучы, гади колхозчы һ.б.