10 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Ветераннарга поездга билет - бушлай
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары 2020 елның 1 гыйнварыннан поездларда ел буена бушлай йөри алачак. Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан "Русия Тимер юллары" җәмгыяте шундый акция игълан иткән.
-
Чизбургерны үзебез ясыйбыз
Чит илләрдән кергән аш-су рецептлары акрынлап безнең тормышта да үз урынын алды. "Макдоналдс", "KFC" кебек кафеларда киң таралу алган гамбургер, чизбургерларны өйдә ясап та була. Ясап карыйбызмы?
-
Кабыгы чатнаган йомырканы ашарга ярыймы?
Кабыгы чатнаган чи йомырканы кулланырга киңәш ителми, чөнки кабыкта инфекция булырга мөмкин. Әгәр йомырка свежий һәм кабыгы чатнамаган икән, кискен эчәк инфекциясе куркынычы кими. Шулай ук термик эшкәрткән вакытта да инфекция йоктыру куркынычы кими. Бу хакта "АиФ" басмасы яза.
-
Шешәләрдән ике катлы коттедж төзегән
Волгоград өлкәсендә яшәүче бер ир шампан шәрабы шешәләреннән ике катлы йорт төзегән. Ерактан өй гадәти коттедж кебек күренә. Ә якынрак килеп карасаң, исең китәрлек! Гаилә башлыгына бу хыялын чынга ашыру өчен 50 меңгә якын шешә кирәк булган. Ул аны бөтен өлкә буйлап җыйган. Төзелеш материалын җыюда күрше-тирәсе дә нык ярдәм иткән.