Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә “Сәләтләр чиксез, мөмкинлекләр чикле” дип аталган район фестиваленә сайлап алу туры үткәрелде. Аны яңалык дип әйтеп булмый, ул берничә ел рәттән оештырылып, матур традициягә әверелеп бара инде. Аерма шунда, елдан-ел әзерлек тә, балаларның чыгышлары да яхшыра.