Әле 15 ноябрьдә генә район башлыгы Илшат Нуриев Иске Кырлай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әнвәр ага Камаловка “Белоруссияне немец басып алучылардан азат итүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” дигән медаль тапшырган иде. Аңа кадәр ветеранның 95 яшьлеге уңаеннан очрашкан идек.