Ания толымнарын үреп күкрәгенә салды да көзгегә якынрак килде. Кашлары калын түгелме, битенә бетчә-мазар чыкмаганмы дип тикшеренүе иде. Юк, барысы да элеккечә. Ания – чибәрнең-чибәре! Ания – гүзәлнең-гүзәле! Мәктәптә «Озын толым» ярышында катнашса, һичшиксез, беренче урын алыр иде дә, әти-әнисе буй-сын, чәч ярышларын өнәми – ата-бабада булган эш түгел, акыл белән ярышырга кирәк ди. Бәлки, дөрес тә уйлыйлардыр. Нәрсәгә әле, шушы чибәрлегеңне кеше бәясенә куеп, үзеңә күз тидерергә?! Ания үз бәясен үзе бик яхшы белә. Белмәс иде, авылның иң булган, иң акыллы егетләре барысы да аның артыннан чаба.