Хәтта зур шәһәрләрдә дә реклама базарының кимүе шартларында «Татмедиа» муниципаль басмалары иҗтимагый-сәяси көн тәртибен яктыртучы бердәнбер массакүләм мәгълүмат чаралары булып кала. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев оешманың йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.