Бер елны редакциягә өч литрлы банкалар күтәргән әби-апалар килеп керде. “Безне алдадылар, банкасы мең тәңкә генә булгач кызыгып алган идек, ялган бал булып чыкты”, – диләр. “Ник алганчы кермәдегез, балны белгән умартачылардан гына алыгыз”, – дидем. Алдакчыларны эзләп карадылар, билгеле, тик алардан җилләр искән иде инде.