Хөрмәтле редакция! Ирем белән ун ел гомер итәбез. Моңа кадәр начар яшәмәдек төсле. Балалар бакчасына йөрүче ике балабыз, бергә салган йортыбыз, машиналарыбыз бар. Тик кешегә әйтергә дә оят – ирем мине туйдырды. Ул һәрчак ачуымны чыгара, кайчак балалар каршында да үземне тыеп кала алмыйм. Аның бар белгәне эш тә эш. Ул акча алып кайта, димәк, шуның белән эше беткән дип саный. Аерылышырга дисәң, җитди сәбәп тә юк сыман, тик болай да яшәп булмый, миңа нишләргә? Гөлия, Арча.