Кысыр сыердан ит тә юк, сөт тә юк. “Дәүләт терлек асраучыларга күп төрле ярдәм күрсәтә, моның өчен рәхмәтебез зур, – дип шалтырата бер газета укучыбыз. – Без дә берничә сыер асрыйбыз, арттырырга да исәп бар. Тик менә үгез мәсьәләсе генә борчый, көтүдә үгез йөргәндә әйбәт иде. Хәзер авылдагы фермада да маллар калмады”.