Иң элек орлык суганын бер атна буена җылы җиргә таратып салып (20-25 градус), яхшылап киптерергә кирәк. Утыртыр алдыннан гына өч сәгатькә тозлы суга салып торабыз (1 литр җылы суга 1 аш кашыгы тоз). Судан алып, юабыз һәм 2 сәгатькә марганцовкалы суга салабыз. Ул караңгы төстә булырга тиеш. Микробларны һәм вирусларны үтерү өчен 2 сәгать җитә. Судан алып, тагын бер кат юабыз һәм җиңелчә генә киптерәбез дә, дымлы түтәлләргә утыртабыз. Шулай утыртсагыз, суган зур булып үсә, баш җибәрми.