Әфган сугышы вакыйгаларына нокта куелган 1989 елның 15 февраленнән соң нәкъ 31 ел вакыт узып киткән. Ул сугышның фаҗигале нәтиҗәләре, дөнья һәм илебез җәмәгатьчелегенең аңа карата мөнәсәбәте күпләргә билгеле. 9 елдан артык дәвам иткән сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, шуның 260ы һәлак була, 233е инвалид, 546сы яралана, контузия ала.