Балалар күз ачып йомган арада үсә. Замана баласы бу яктан аеруча алдыра кебек. Истәлеккә дип ясалган фото-видеоларны карагач, әйтелгәннәрнең буш сүз булмавына тагын бер кат инанасың. Ә шушы вакыт эчендә баланың эчке дөньясы, һәр нәрсәгә карашы, кызыксыну-мавыгулары ни дәрәҗәдә үзгәргәнне ничек күзәтеп өлгерергә соң?