Бакчадагы җимешләрне без генә түгел, кошлар да бик ярата. Канатлы дусларыбыз аларның уңыш бирә башлавын көтеп кенә тора. Бөтен күңелеңне салып башкарган хезмәтең бер мизгелдә юкка чыкмасын дисәң, кошлар “һөҗүме”нә каршы көрәш чаралары турында бүгеннән үк уйлый башларга кирәк, ди тәҗрибәле бакчачылар.