Һәр ел саен "ХӘТЕР КӨНЕ" булып күңелләргә уелып кергән - 1 июль көннендә Пөшәңгәр авылында, гомеренең иң матур вакытында һәлак булган авылдашларыбыз Әһлиуллин Васыйл Габдулла улын, Лотфуллин Рифат Гыймулла улын һәм шулай ук кайнар ноктада хезмәт иткән Якупов Раушан Фәлван улларын искә алып догалар укылды, каберләренә чәчәк салдылар.