Россия Президенты Владимир Путин көзге сайлауда җиңгәннән соң вазифаларына керешкән Россия төбәкләренең 20 җитәкчесе белән видеоконференция режимында очрашты. Беренчеләрдән булып ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләште.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов татар телен киләсе буыннарга тапшыру өчен, аны саклау нияте белән эшләячәген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Президент юлламасыннан соң сөйләде.