Татарстан хастаханәләрендә йогышлы чирләр, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшү өчен 3,5 мең урын булдырылган. Республика сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.