29 октябрь 2020 яңалыклары
-
«Татмедиа»ның TikTok мобиль кушымтасына өч ай эчендә 10 меңнән артык кеше язылган
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең TikTok мобиль кушымтасына өч ай эчендә 10 меңнән артык кеше язылган. Татар стилендәге костюмнар турындагы ролик, Безруковның «Туган як» шигырен укуы һәм Нюшаның татарча җырлавы төшерелгән роликлар иң популяр видеолар рәтенә кергән.
-
Уфаның мэры коронавирустан вафат булган
Бүген, 29 октябрьдә, авыруга каршы 35 көнлек көрәштән соң, Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мансур улы Мостафин пневмония һәм COVID-19 китереп чыгарган өзлегүләр нәтиҗәсендә вафат булган. Бу хакта «Башинформа»га Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткән.
-
Татарстанда Сovid-19лы пациентларны дәвалаучы табибларга күпме акча түләнүе билгеле
10,5 меңгә якын медицина хезмәткәре барлыгы 3 млрд 100 млн сум акча алган.
-
Бер көн эчендә 13 кеше хастаханәгә салынган
Татарстанда COVID-19 йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган. Аларның 2се читтән ияреп кайткан, 44се элемтә аша ияргән.
-
Битлек кияргә, кулларны юарга!
28 октябрьдә Арча районында коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм таралуына контроль чараларын тормышка ашыру буенча район штабының чираттагы утырышы булды. Аны штаб җитәкчесе, район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.
-
Марат Әхмәтов ике дәүләт телен эштә кулланучыларга өстәмә түләүләр тәкъдим итте
Татарстанда эш урынында ике дәүләт телен дә кулланучыларга хезмәт хакларына өстәп, акча түләү системасын кире кайтарырга мөмкиннәр.
-
Салаватта коронавирус түгел!
Ә нинди чир?
-
Ана баласын суыткычта катырып үтергән
Новосибирск өлкәсендә 14 яшьлек ана баласын суыткычта катырып үтергән.
-
Мөхәммәд пәйгамбәр хөрмәтенә балага аның исемен бирүчеләргә 100 мең сум акча бирәләр
Әмма барысына да түгел, 28 октябрьдән 29 октябрьнең төненә кадәр туган балаларга гына.
-
Комсомол ул безнең яшьлегебез
Бүген иртәдән “Арча хәбәрләре” газетасы журналистлары 29 октябрь –Комсомолның туган көне уңаеннан интернет челтәренә кызыклы мәгълүматлар урнаштырган.