"Оныгымны әнисе белән бергә бер кабердә күмдек...": Балтач районындагы коточкыч һәлакәт турында
Балтач районының Норма авылы янындагы авариядә сигез айлык көмәне булган Айгөл Нәҗипова (Минхәирова) һәлак булды. Әлеге коточкыч юл-транспорт һәлакәте татарстанлыларны шаккаттырды. Югары тизлектә очып килүче Инфинити машинасы белән бәрелешү вакытында Айгөл руль артында була.