Бу атнада Арча районында крестьян-фермер хуҗалыкларының 2020 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм 2021 елга бурычлар билгеләү буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров, шулай ук районның 50дән артык фермеры катнашты.