4 май 2021 яңалыклары
-
Прививка яклылар һәм каршылар: вакцинациягә бәйле шикләр таралырмы?
Табиблар куркыныч инфекцияләрдән прививка ясатмаган очракта, сәламәтлеккә зур зыян килү ихтималы турында кисәтсә, гади халык вакцинадан курка. Вакцинация белән бәйле мифлар, уйдырмалар турында Казанның 20 нче сырхауханәсендә фикер алыштылар.
-
Урам себерүче Тәзкирә Мәҗитова: «Чүплектән бер пакет акча тапкан бар»
«Интертат» хәбәрчесе Чаллының «Жилкомсервис» идарә компаниясендә урам себерүче булып эшләүче Тәзкирә Мәҗитова белән сөйләште.
-
Явым-төшемнәр һәм кырау: май аенда һава торышы нинди булачак
Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, быел майның уртача температурасы уртача айлык температурасыннан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә.
-
«Кыярның тәме судан тора»: карабодай кабыгында, чишмә суында үскән кыяр нинди була?
Ютазы районы Кәрәкәшле авылында ике гектар мәйдан теплицаларда помидор белән кыяр үсә. Теплица хуҗасы Фәндәс Батыров яшелчәләрне үстерү өчен үз технологиясен дә уйлап тапкан. «Интертат»ка ул үз тәҗрибәсе турында сөйләде.
-
Путин вәгъдә иткән 10 000 сумны алу тәртибе җиңеләйтелгән
Башкарылган эшләр турында президентка 1 сентябрьгә кадәр хисап тотарга тиешләр.
-
Йолдызнамә (5-12 май)
Барысын да өзлексез контроль астында тотарга омтылып, үзегезгә артык проблемалар тудырмагыз. Өстегезгә артык җаваплылык өймәгез. Пәнҗешәмбе көнне килеп ирешкән мәгълүмат сезне бик сөендерер. Ял көннәрендә яңа перспективаларга юл ача торган кеше барлыкка килергә мөмкин.
-
Ни өчен фитырны Рамазан аеның соңгы көннәрендә бирергә кирәк? Ай дәвамында бирсәң ни була?
Кабул булмый дип әйтү бик үк дөрес түгел. Бу сәдаканы бирмәүче кешенең ураза тотканда эшләгән хаталары, кимчелекләре, сөйләгән буш сүзләре гафу ителми һәм шул сәбәпле уразага әҗер-савабы азрак була.
-
Атна уртасында Татарстанда нуль градуска кадәр суытырга мөмкин
Чәршәмбе көнне урыны белән бераз яңгыр явачак.
-
Теплицадагы туфракны ничек ашларга?
Бик тиздән өйдәге үсентеләрне теплицага чыгара башлаячакбыз. Тирес белән ашласаң, җылыда гөмбә чире, күбәләкләр үрчи. Химикатлар кулланмый гына ничек итеп туфракны ашлап була икән? Әнвәр Мәхмүтов, Казан
-
Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең гомерлек хыялы белән уртаклашкан
Ландыш Нигъмәтҗанова гомер буе нәрсә хакында хыялланган?
-
Рөстәм Миңнеханов: "Без әлегә авырулар санының кимүен күрмибез"
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авыручылар санының бераз артуы күзәтелә, дип белдерде бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бернинди йомшаклык булырга тиеш түгел, ди Президент.
-
Россия Пенсия фонды сайтындагы тавыш ассистенты хезмәтләреннән файдаланыгыз
Хәзер Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru рәсми сайтында басылган барлык материалларын гражданнар укып бару гына түгел, тыңлый да алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу мөмкинлек начар күрүчеләр һәм текстны электрон җайланма экраннары аша авыр кабул итүчеләр өчен уңайлы.