Гадәттә, мунча керүне себеркесез күз алдына да китереп булмый. Каен себеркесеннән башка, юкә, артыш (можжевельник), чыршы, акчыршы (пихта), савырдан (туя) ясалган себеркеләрне дә күрергә туры килә. Аларның өстенлекләре шуннан гыйбарәт: елның һәр фасылында андыйларны табып була.