Татарстанда узган елдан башлап, коронавирустан 517 кеше үлгән. Коронавирус башка авыруларын кузгату сәбәпле, тагын 2600 кешенең гомере өзелгән. Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә бу шомлы саннарны республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков китерде. Вакцина ясату мөһим дип саный министр.